Кем ул дроппер һәм ничек дроппер булмаска?

2025 елның 5 сентябре, җомга

Дропперлар - мошенниклар урлаган электрон акчаларны тере акчага әйләндерүдә катнашкан кешеләр. Җинаятьчеләр аларны үз эзләрен каплар өчен файдаланалар: алардан бер картадан икенчесенә ниндидер сумма күчерүне, акчаны алып, курьерга тапшыруны яки акчаны чит кешенең счетына салуны сорыйлар.

Җиңел генә акча эшләп алырга теләгән кешеләр бу кармакка каба да инде. Әмма дроппер булырга ризалык биреп, җинаятьтә катнашучыга әйләнүләрен оныталар. Ләкин кеше мошенникларга үзе дә аңламастан хезмәт күрсәткән очраклар да еш була, кеше моның турында белмичә дә калырга мөмкин. Кызганыч, белмәү аны җаваплылыктан азат итми.

Дропперларга җинаять җәзасы яный, әле алар тагын Үзәк банкның махсус базасына эләгәләр һәм 2024 елның 25 июленнән кредит оешмалары аларга счетларга һәм карталарга керү мөмкинлеген чикли.

Регулятор базасына керү мөмкинлеге барлык банкларда да бар, шуңа күрә дроппер счетлары буенча дистанцион операцияләр берьюлы барлык кредит оешмаларында да күренәчәк.

Кемгә дроппер булу куркынычы яный соң?

Акчага мохтаҗ һәм теге яки бу сәбәпләр аркасында акча эшли алмаган кешеләр куркыныч зонада. Болар, беренче чиратта, мәктәп укучылары - яшүсмерләр һәм студентлар. Картаны 14 яшьтән үк ачып була бит, җинаятьчеләр шуннан файдаланып яшьләрне хокукка каршы эшчәнлеккә җәлеп итә.

Җинаятьчеләр еш кына булышчыларны социаль челтәрләр, мессенджерлар һәм белдерүләр такталары аша эзли:

- моның өчен акча түләргә ышандырып, банк картасын рәсмиләштерергә һәм аны яки аның реквизитларын башка кешеләргә тапшырырга тәкъдим итәләр.

- кешенең онлайн-банкингына керү мөмкинлеге алырга телиләр.

- “ялгышып” картага яки кәрәзле телефонга акча күчерәләр дә, күчерелгән сумманы башка счетка кайтаруны сорыйлар.

- социаль челтәрләрдә конкурс яки лотерея администраторы булырга тәкъдим итәләр, алар инде кемгәдер “отыш акчасын” күчерергә тиеш булулар.

Ничек дроппер булмаска һәм якыннарыңны моннан ничек сакларга:

- шуны исегездә тотыгыз: акчаны беркайчан да тиз һәм җиңел генә эшләп булмый. Әгәр вакансиядән нәрсә эшләргә кирәклеге аңлашылмый икән, эш тәҗрибәсе таләп ителми һәм “минимум көч” кенә сорала, “көндәлек түләүләр”, “керем чикләнмәгән булу” турында әйтелә икән, бу инде бу эш бик шикле дигән сүз.

- таныш булмаган кешеләрдән килгән теләсә нинди “очраклы” акчаларны банк аша гына кайтарыгыз.

- үзегезнең шәхси һәм финанс мәгълүматларыгызны саклагыз: картагызның реквизитларын шикле сайтларда һәм анкеталарда калдырмагыз, шикле сылтамалар буенча күчмәгез һәм смслардан кодларны беркемгә дә хәбәр итмәгез.

- әгәр сезнең яшүсмер балаларыгыз яки энекәшләрегез булса, аларны дропперлык куркынычы барлыгы турында кисәтегез. Аларга шәхси һәм финанс мәгълүматларын тапшыруга бәйле хезмәтләр тәкъдим итсәләр, бу хакта кичекмәстән ата-аналарга, укытучыларга яки полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатыгыз.

- мошенниклар бик нык торырга һәм үз максатларына ирешү өчен шантажлый башларга мөмкин. Бу вакытта үгетләүләргә һәм куркытуларга бирешмәскә, үз-үзеңә бикләнмәскә, ә өлкәннәрдән берәрсе белән сөйләшергә кирәк. 

- әгәр яшүсмер акча эшләргә тели икән, аның белән мөмкин булган вариантлар турында фикер алышыгыз һәм өстәмә эш табарга ярдәм итегез.

Мәгълүмат чыганагы: Fincult.info - Россия Федерациясе Үзәк банкы тарафыннан булдырылган мәгълүмати-белем бирү ресурсы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International