Татарстан Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Рәисен сайлаулар турында фикер алыштылар

2025 елның 5 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Министрлыкның һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән Татарстан Республикасы Рәисен сайлауга багышланган эшлекле очрашу булды.

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов сайлау процессының төп этаплары буенча тәфсилле инструктаж үткәрде. Очрашу барышында тавыш бирүнең мөһим даталары һәм электораль кампания үзенчәлекләре яктыртылды.

 “Һәр гражданның Татарстан Республикасы Рәисен сайлауларда актив һәм аңлы рәвештә катнашуы Татарстанның киләчәге өчен мөһим әһәмияткә ия. Министрлык хезмәткәрләре үз үрнәкләре белән гражданлык бурычын үтәүнең мөһимлеген күрсәтә һәм халыкның хокукый культурасын күтәрүгә ярдәм итә ала”, - дип ассызыклады Мөхәррәм Ибәтов.

Ачык диалог форматында очрашуда катнашучылар тавыш бирүне оештыру турындагы барлык кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International