2025 елның 11 сентябрендә 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узачак.
Утырыш кысаларында 2025 елның беренче яртыеллыгында Министрлыкта һәм республикада коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруның төп мәсьәләләре каралачак.
Утырышның көн тәртибендә:
3.Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында, хезмәткә кабул иткәндә дәүләт граждан хезмәте турындагы законнар таләпләрен үтәүне һәм дәүләт граждан хезмәткәрләренең эшкуарлык эшчәнлегендә катнашуына юл куймауны да кертеп, коррупция шартларын кыскарту буенча күрелә торган чаралар турында доклад.
4. 2024-2025 елларда башка түләүле эш башкарганда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәткәрләренең законнарны үтәве турында доклад.
5. 2025 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру турында аналитик күзәтү буенча фикер алышу.
Утырыш Татарстан Республикасы юстиция министры рәислегендә узачак. Комиссия эшендә Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, хокук саклау органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашачак.