Гражданлык җәмгыятен үстерүгә керткән өлеш өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясенә гаризалар кабул итү башланды

2025 елның 8 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен алуга документлар кабул итә башлау турында хәбәр итә. Гаризалар җыю 29 сентябрьгә кадәр (бу көнне дә кертеп) дәвам итәчәк.

Премия алуга дәгъва итә алалар:

- иҗтимагый әһәмиятле проектларны һәм инициативаларны гамәлгә ашырган Россия Федерациясе гражданнары

- эшчәнлеге киң танылу алган социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар

- гражданлык җәмгыяте өлкәсендә югары һөнәри дәрәҗәсе һәм оригинальлеге белән аерылып торган фәнни тикшеренүләр авторлары

- Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә күпьеллык шәхси өлеш керткән затлар

Кандидатларны күрсәтү тәртибе

Кандидатларны күрсәтү Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән коммерциячел булмаган оешмалар, республика башкарма хакимият органнары каршындагы иҗтимагый советлар, шулай ук ТР муниципаль берәмлекләренең иҗтимагый советлары тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Конкурста катнашу өчен:

- кандидатны тәкъдим итү турында ходатайство

- кандидатның анкета мәгълүматлары

- узган елгы эшчәнлек турында мәгълүмат

- кандидатның гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше турында белешмәләр

- гамәлгә ашырылган, ирешелгән социаль нәтиҗәне раслаучы материаллар кушып бирелгән проектларны тасвирлау

Гаризаны ничек бирергә

Документлар Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7А йорт. Өстәмә мәгълүмат алу өчен (843) 567-80-99 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International