Татарстанда сайлаулар көнендә, ягъни 14 сентябрьдә республика халкы тавыш биреп кенә калмыйча, кыйммәтле призлар - ике автомобиль һәм 11 айфон ота алачак! “#ВсейСемьейНаВыборы” фотоконкурсында катнашу өчен берничә кагыйдәне үтәргә кирәк.
Сайлау участогы фонында 07:00 дән 20:00 сәгатькә кадәр гаиләгез белән фотога төшегез. Фотода “Всей семьей на выборы” махсус беләзек һәм участокның элмә тактасы күренергә тиеш.
Фотоны шул ук көнне үзегезнең “ВКонтакте” битегездә #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштегларын кулланып урнаштырыгыз. Битнең ачык булуы һәм катнашучының 18 яшьтән узган һәм Татарстанда теркәлгән булуы да мөһим.
Уйнатыла:
• 12:00 дә - беренче Sollers ST8 автомобиле;
• 21: 30 да - икенче Sollers ST8 автомобиле;
• 09:00 дән 20:00 гә кадәр - iPhone 16 лар.
Турыдан-туры трансляцияне ТНВда һәм “ВКонтакте” да “Татарстан Алга” бергәлегендә күрергә мөмкин булачак.
Катнашыгыз һәм җиңегез!