Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Юстиция министрлыгы көзнең биш куркынычы турында кисәтә

2025 елның 9 сентябре, сишәмбе

Көз белән сезонлы куркынычлар да килә, алар турында белергә һәм аларны исәпкә алырга кирәк.

  1. Куркынычсыз җылылык

Урамда суыта башлау белән, күпләр җылыткычка үреләчәк, ә кемдер мич ягарга тотыначак. Янгын чыкмасын өчен, мич белән дә, электр приборлары белән дә бик сак эш итәргә  кирәк!

2. Куркынычсыз урман

Сезонга бер генә тапкыр булса да гөмбәгә бармый калып буламы соң? Көзге урман үзенә тарта бит! Әмма һава шартларын исәпкә алу, урманда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен онытмау һәм, әлбәттә инде, адашмас өчен, үзеңне ничек тотарга икәнен истә калдыру мөһим!

3. Куркынычсыз юл

Көзнең беренче көннәре җәйдән бернәрсә белән дә аерылмый, ә менә алда - яңгырлар, беренче томаннар, беренче бозлавык, беренче юеш кар. Автомобиль йөртүчеләргә һава торышы фаразларына һәрвакыт игътибарлы булырга һәм, юлдагы хәлләрне исәпкә алып, куркынычсызлык кагыйдәләрен һәрвакыт үтәргә кирәк!

4. Куркынычсыз су мохите

Су әле августтагы кебек үк булса да, тиздән, кыш килеп җиткәнен көтеп тормыйча, сулыклар өсте юка боз белән каплана башлаячак.  Балык тотарга яратучылар куркынычсызлык кагыйдәләрен белергә тиеш!

5. Куркынычсыз һава торышы

Салкын, җил, томан, беренче кар - көз безгә нәрсә генә әзерләми! Һава торышы көтмәгәндә үзгәрергә мөмкин, шуңа күрә моңа алдан ук әзер булып торыгыз!

Игътибарлы булыгыз, бу сезон сезгә бары шатлыклар гына китерсен!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International