Хезмәткәрләргә аттестация “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасы кысаларында өч елга бер тапкыр үткәрелә.
Аттестацияләнүчеләр арасында җәмәгать судьялары ярдәмчеләре, суд утырышы секретарьлары, 2 разрядлы белгечләр һәм 2 разрядлы өлкән белгечләр - канцелярия мөдирләре бар иде. Җәмәгать судьяларының суд участокларында эшләү федераль һәм төбәк законнарын яхшы белүне, югары профессионализмны, стресска каршы торучанлыкны һәм башка бик күп күнекмәләрне күздә тота.
Тавыш бирү йомгаклары буенча комиссия карары белән 9 аттестацияләнүче дәүләт граждан хезмәтенең биләгән вазыйфаларына туры килә дип танылдылар, 5 аттестацияләнүче дәүләт граждан хезмәтенең биләгән вазыйфаларына туры килә дип танылдылар һәм дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын вазыйфаи үсеш тәртибендә биләү өчен кадрлар резервына кертүгә тәкъдим ителделәр.
Хезмәттәшләребезне котлыйбыз һәм алга таба һөнәри уңышлар телибез!