Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында булачак сайлауларда катнашу мәсьәләсе буенча республика җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән эшлекле очрашу булды. Чара 190 суд участогын тоташтырып, видеоконференцэлемтә режимында узды.
Очрашуда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасарлары Марат Низамиев һәм Мөхәррәм Ибәтов катнашты. Хезмәткәрләрнең 2025 елның 14 сентябрендә узачак Татарстан Республикасы Рәисен, җирле үзидарә органнары депутатларын сайлауларда, шулай ук Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауларда катнашуы фикер алышуның төп темасы булды.
Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов сайлау процессының төп этаплары буенча тәфсилле инструктаж үткәрде. Очрашу барышында тавыш бирүнең мөһим даталары һәм алдагы сайлау кампаниясенең үзенчәлекләре яктыртылды.
“Татарстан Республика Рәисен сайлау - алдагы елларга Татарстанның үсеш векторын билгеләячәк карар. Гадел хөкем системасы хезмәткәрләренең югары дәрәҗәдәге гражданлык җаваплылыгын күрсәтүләре аерым әһәмияткә ия”, - дип билгеләп үтте Мөхәррәм Ибәтов.