Бердәм тавыш бирү көне: Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре республиканың киләчәген билгеләүдә актив катнаша

2025 елның 14 сентябре, якшәмбе

Татарстанда елның мөһим сәяси вакыйгасы - бердәм тавыш бирү көне уза, анда ТР Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре, аларның гаиләләре һәм Министрлык ветераннары актив катнаша.

Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстан халкы республиканың киләчәген билгели. 2,7 меңнән артык сайлау участогында гражданнар Татарстан Республикасы Рәисен, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлыйлар, шулай ук Мәләкәс бермандатлы сайлау округы буенча Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлауларда катнашалар.

Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов бүгенге тавыш бирүнең әһәмиятен ассызыклап: “Сайлаулар республикабызның киләчәк үсеше өчен гаять мөһим. Бүген без җитәкчеләрне һәм хакимият вәкилләрен генә сайламыйбыз, ә Татарстанның алга таба үсеш векторын билгелибез, - диде.

Юстиция министрлыгы хезмәткәрләренең гаилә әгъзалары да тавыш бирүдә актив катнашты -Дарья Казанцева һәм Юлия Паскарь өчен бу көн аеруча әһәмиятле булды, чөнки алар беренче тапкыр тавыш бирделәр.

“Мин тавыш бирү аша республикабыз үсешенә беренче өлешемне кертә алуны күптән көткән идем. Бу ниндидер зур һәм мөһим вакыйгага катнашу хисе”, - диде Дарья.

“Әлбәттә, җиңелчә дулкынлану булды, чөнки мин бу мизгелнең республикабыз киләчәге өчен җаваплылыгын һәм әһәмиятен аңлыйм. Әмма янәшәдә апам булу миңа ышаныч бирде”, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Юлия.

Күп кенә хезмәткәрләр участокларга гаиләләре белән килгән. “Без бөтен гаиләбез белән килдек һәм мондый мөһим вакыйгада бергә катнашу мөмкинлегенә бик шатбыз. Бу тавыш бирү генә түгел, бу безнең гражданлык позициясенең һәм республиканың киләчәге өчен җаваплылыкның чагылышы”, - дип билгеләп үтте Юстиция министрлыгы хезмәткәре Дарья Бекмансурова.

Исегезгә төшерәбез, сайлау участоклары 20:00 гә кадәр ачык. Сайлауларга килегез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International