Тыныч һәм хокук бозуларсыз: Рөстәм Заһидуллин Алабуга районының сайлау участокларында булды

2025 елның 14 сентябре, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Алабуга районында Татарстан Республикасы Рәисен, муниципаль депутатларны һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советына өстәмә депутат сайлауларда тавыш бирү өчен ачылган сайлау участокларында булды.

Министр гражданлык бурычын үтәргә килгән кешеләр белән аралашты.

Татарстанлылар яхшы кәеф белән республиканың киләчәге өчен тавыш бирергә баралар. Алабугалылар гаиләләре белән участокларга килә, барысы да тыныч, кыенлыкларсыз уза, - дип язды Рөстәм Заһидуллин “ВКонтакте” дагы битендә.

Министр шулай ук беренче тапкыр тавыш биргән Алабуга кызын котлады һәм аңа истәлекле бүләк тапшырды, яшьләрнең актив гражданлык позициясенең әһәмиятен билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International