Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының 15 хезмәткәре үзләре биләгән вазыйфаларына туры килүгә аттестация уздылар. Аттестация “Татарстан Республикасында дәүләт граждан хезмәтен һәм муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасы кысаларында өч елга бер тапкыр үткәрелә.
Бүген аттестацияләнүчеләр арасында республиканың төрле районнарыннан, шулай ук Чаллы, Түбән Кама, Зеленодольсктан килгән дәүләт хезмәткәрләре бар иде. Аларның барысына да вазыйфаи бурычларына кагылышлы сораулар бирелде, процессуаль законнарны белүләре тикшерелде, аларга бәяләмәләр һәм шәхси эшләре өйрәнелде.
Хезмәттәшләребезне чираттагы аттестацияне уңышлы узулары белән котлыйбыз!