Мөһим вакыйга - Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына кереште. Сайлауларда аның өчен сайлаучыларның 88,09% тавыш биргән.
Фоторепортажда бүген узган тантанадан уникаль һәм дулкынландыргыч мизгелләр. Анда Россия Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Александр Бабаков, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Геройлары катнашты.
Котлыйбыз! Республикабызны яратабыз һәм аның белән горурланабыз!