Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен квалификация күтәрү программасында катнашты

2025 елның 26 сентябре, җомга

“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасы кысаларында КФУның дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә “Хакимият органын юридик тәэмин итү” курсы тәмамланды. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре укыту программасының төп спикерлары булдылар.

Программаны ачуда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов катнашты. ТР Юстиция министрлыгының биш хезмәткәре республика һәм муниципаль хакимият органнары юристлары өчен лекцияләр үткәрде.

Хакимият органнары эшчәнлеген сыйфатлы юридик тәэмин итү кабул ителә торган карарларның хокукый иминлегенең һәм дәүләт аппаратының нәтиҗәле эшенең нигезе булып тора, - дип ассызыклады үз чыгышында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов.

Уку барышында хакимият органнарында юридик эшчәнлекнең төп аспектлары: юридик хезмәтләр эшчәнлегенең бурычлары, функцияләре һәм юнәлешләре, норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү, хокук иҗат итү үзенчәлекләре һәм юридик техника алымнары каралды.

Программа кысаларында тыңлаучылар өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы музее буйлап экскурсия оештырылды. Музей экспозициясе республикада юстиция үсешенең төп чорларына багышланган. Курста катнашучылар программаның мәдәни өлешен югары бәяләделәр.

Мәгълүмати экскурсия уңай тәэсир калдырды. Республиканың юридик хезмәте тарихы белән танышу мөмкинлегеннән барыбыз да бик канәгать, - дип тәэсирләре белән уртаклаштылар тыңлаучылар.

Программаны ябу һәм тыңлаучыларның проектларын яклау тантанасында ТР юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик катнашты, ул программаны тәмамлаган 51 кешегә курслар узу турында таныклыкларны шәхсән үзе тапшырды.

Сез алган белемнәр - теоретик база гына түгел, ә республикабыз һәм аның халкы файдасына көндәлек эштә нәтиҗәле кулланырга тиешле практик инструментлар”, - дип билгеләп үтте Илья Гомзик.

Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе җитәкчесе урынбасары Илнур Шәрипов үз чыгышында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының нормалар иҗат итү өлкәсендә алдынгы стажировка мәйданчыгы булуын һәм белгечләр арасында зур популярлык казануын искәртте.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән хезмәттәшлек безнең өчен аеруча әһәмиятле, чөнки ул тыңлаучыларыбызга югары дәрәҗәдәге практик экспертлардан белем алырга мөмкинлек бирә, — дип ассызыклады Илнур Шәрипов.

«Хакимият органын юридик тәэмин итү» квалификация күтәрү программасы Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында эшләүче юристларның һөнәри компетенцияләрен камилләштерүгә юнәлдерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International