Казанда Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында түләүсез юридик ярдәм көне узачак

2025 елның 28 сентябре, якшәмбе

Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы республиканың барлык халкы өчен түләүсез юридик ярдәм көне оештыра. Чара 2025 елның 30 сентябрендә 09:30 дан 12:30 га кадәр “Татарстан халыклары дуслыгы йорты” ДБУда (Казан шәһәре, Павлюхин ур., 57 йорт) узачак.

Консультацияләрне Татарстан Дәүләт юридик бюросы юристлары, адвокатлар, нотариуслар, профильле ведомстволар һәм күзәтчелек органнары вәкилләре үткәрәчәк.

Кабул итүдә гражданнар суд карарларын үтәү, бурычларны түләтү, социаль пособиеләр һәм компенсацияләр рәсмиләштерү, пенсия һәм медицина тәэминаты, мирас һәм нотариаль гамәлләр, торак һәм хезмәт өлкәләрендә хокукларны яклау, шулай ук физик затларның банкротлык процедуралары мәсьәләләре буенча профессиональ аңлатмалар алачаклар. Белгечләр шулай ук төрле органнарның хокуксыз гамәлләренә шикаятьләр һәм гомуми хокук бозулар буенча консультацияләр белән ярдәм итәчәкләр.

Төрле ведомстволар вәкилләренең бергәләп кабул итүләре - республика халкы өчен төрле учреждениеләргә баруга вакыт әрәм итмичә, күп кенә хокукый мәсьәләләрне бер урында хәл итү өчен уникаль мөмкинлек, - дип билгеләп үтәләр Министрлыкта. - Чарада Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан өлкән яшьтәге гражданнар өчен актуаль булган мәсьәләләргә аерым игътибар биреләчәк, әмма мөрәҗәгать иткән һәркем ярдәм алачак”.

Консультация алу өчен үзең белән паспорт һәм сезнең сорауга кагылышлы документлар алырга киңәш ителә. Кабул итү түләүсез, тере чират тәртибендә оештырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International