Юстиция министрлыгында Татарстанның дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләре стажировка үтте

2025 елның 29 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстанның дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләре “Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза. Норматив хокукый актлар проектларын эшләү” темасына ике көнлек стажировка уздылар.

Стажировканың максаты - норматив хокукый актлар проектларының һәм нормалар төзү эшчәнлегенең сыйфатын күтәрүгә ярдәм итә торган белем һәм күнекмәләр алу.

Стажировкага Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең, Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының, Татарстан Республикасы спорт министрлыгының, “Казан шәһәренең мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе” МКУнең, Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитетының, Татарстан Республикасы Кукмара, Тәтеш, Әлки муниципаль районнары советының структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре килгән иде.

Стажировканы ябуда юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә югары мәктәбе вәкиле, шулай ук Министрлыкның структур бүлекчәләре башлыклары катнашты.

Чарага йомгак ясап, юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов ассызыклаганча, стажировка - белгечнең һөнәри аякка басуының мөһим этабы, ул аның юридик компетенциясен киңәйтеп кенә калмый, җәмгыять ихтыяҗларын яхшырак аңларга һәм коррупция куркынычларын ачыкларга да ярдәм итә.

Чара азагында стажерларга тиешле үрнәктәге таныклыклар тапшырдылар һәм алган белемнәрне нәтиҗәле практик куллануларын теләп калдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International