Хөрмәтле ветераннар һәм өлкән буын вәкилләре!
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Халыкара өлкәннәр көне – зирәклек, тәҗрибә һәм лаеклы тормыш юлы үткәннәргә хөрмәт бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!
Бүген без зур тормыш юлы узган кешеләргә республикабыз хакына күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең белемегез, тәҗрибәгез һәм зирәклегегез – бәяләп бетергесез капитал, ул Татарстанның үсеше өчен нигез булып тора.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ветераннарына аерым рәхмәт белдерәм, аларның бай һөнәри тәҗрибәләре һәм югары әхлакый ориентирлары яшь белгечләргә үрнәк булып тора. Ветераннарның юристларның яңа буыны белән тотрыклы элемтәләре Татарстан юстициясе өлкәсендәге иң яхшы традицияләрне саклауның нигезе ул.
Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, озын гомер һәм иминлек телим! Көннәрегез туганнарыгыз һәм якыннарыгызның кайгыртуы, күңел җылысы белән тулып торсын, ә зирәклегегез һәм тормыш тәҗрибәгез һәрвакыт ярдәм итсен. Өйләрегездә һәрвакыт тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен!
Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин