ХАЛЫККА ИҢ ЯКЫНЫ

2025 елның 7 октябре, сишәмбе

Татарстан җәмәгать судьялары эшчәнлегенә быел 25 ел тулды. Шул уңайдан Казан шәһәренен Киров районы буенча 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы Земфира Җамалетдинова белән әңгәмә кордык.

Сез хөкем системасына ничек килдегез һәм бу өлкәдә эшләргә нәрсә илһамландырды?

Тормышымны гадел хөкем системасы белән бәйләү турындагы карарны аңлап кабул иттем. Суд системасына мин юридик өлкәдә зур эш тәҗрибәсе туплагач килдем. Судта эшли башлагач алган беренче тәэсирләрем югары җаваплылык һәм һәр гамәлнең, һәр карарның никадәр мөһим булуын аңлау булды. Эшемнең зур мәгънәгә ия икәнлеген төшенү һәм җәмгыятькә файда китерүемне тою илһамландыра.

Соңгы 25 елда Татарстанның җәмәгать юстициясе системасында нинди үзгәрешләр күзәттегез?

Бу еллар эчендә сизелерлек үзгәрешләр булды. Җәмәгать юстициясенең вәкаләтләре киңәйде, гражданнар ягыннан аңа ышаныч ныгыды. Кадрларның тотрыклы составы формалашты, судка мөрәҗәгать итүнең хокукый культурасы барлыкка килде. Шулай ук инфраструктура яхшырды, судлар эше өчен яңа мөмкинлекләр артты. Җәмәгать юстициясе институты суд системасының урыннарда хокукый җайга салуда мөһим роль уйнаучы аерылгысыз өлешенә әйләнде дип аерым ассызыклап китәсе килә.

Җәмәгать юстициясе системасының нинди казанышларын иң әһәмиятлесе дип саныйсыз?

Җәмәгать юстициясе институтының чыннан да “халыкка иң якын суд” булуын казаныш дип саныйм, кешеләр анда, тыңлаячакларын һәм ярдәм итәчәкләрен белеп, курыкмыйча баралар. Шулай ук судка кадәрге җайга салу механизмнарын кертүне, килештерү процедураларын киң куллануны мөһим дип саныйм. Эшләгән елларда аеруча горурланып әйтә торган эшләр - гадел карар чыгару гына түгел, ә яклар арасындагы диалогны җайга салу кебек эшләр дә булды.

Җәмәгать юстициясе эшендә технологияләрнең һәм цифрлаштыруның ролен ничек бәялисез?

Технологияләр - ярдәмче корал гына. Әйе, электрон документлар һәм мәгълүматлар базасы ярдәмендә процессларны беркадәр гадиләштерүгә ирешелде, әмма безнең эштә җанлы катнашу, тыңлый һәм аңлый белү иң мөһиме булып кала. Процесста катнашучылар белән шәхси аралашу һәм судның ачык булуы - гражданнарның гадел хөкемгә ышанычын билгели торган нәрсә дип саныйм мин.

Катлаулы ситуацияләрдә объективлыкны һәм гаделлекне саклап калу авырмы?

Әлбәттә, эмоциональ яктан катлаулы процесслар да була. Әмма судья һәрвакыт миссиясенең хис-кичерешләрне белдерү түгел, ә законны һәм гражданнарның хокукларын саклау икәнлеген истә тотарга тиеш. Объективлыкка тәҗрибә, эчке дисциплина һәм үз өстеңдә даими эшләү аша ирешелә. Закон һәм кешелек арасындагы баланс - суд авторитетының нигезе.

Гадел хөкем эшендә үз карьерасын башлап җибәргән яшь белгечләргә нинди киңәшләр бирер идегез?

Беренчедән, ашыкмаска - суд профессиясендә аңлау, өйрәнү, уйлану мөһим. Икенчедән, даими рәвештә белемне арттырырга һәм кыенлыклардан курыкмаска. Мин яшь судьяларга детальләргә игътибарлы булырга, процесста һәр якны хөрмәт итәргә, тыңлый белергә киңәш итәр идем. Һәм, әлбәттә, намуслы булу. Бу судка ышаныч тудыра торган әйбер.

Сезнең карар кемнеңдер язмышын яхшы якка үзгәртергә ярдәм иткән берәр очрак турында сөйләгез әле?

Ниндидер бер эшне аерып күрсәтү дөрес булмас иде. Минем практикада суд карары чыннан да кемнеңдер тормышын яхшы якка үзгәрткән очраклар байтак. Һәр эшнең үз тарихы, үз үзенчәлекләре бар. Аларның һәркайсында аерым бер кешенең яки тулы бер гаиләнең язмышы күзәтелә. Эшебезне нәкъ менә шушы мәгънәле итә дә инде.  

Карарыгызның дөреслегенә шикләнгән очраклар булганы бармы?

Шикләр һәркемдә туарга мөмкин. Бигрәк тә эшли генә башлап, җаваплылык йөген өстеңә алган чакта тумый калмый ул. Әмма мин һәрвакыт,  хезмәттәшләрем, якыннарым хуплавы һәм эшем чыннан да мөһим дигән хис ярдәмендә, дөрес карар кабул иткәнлегемә инанам.  Һөнәри интуициям һәм дөрес юл белән баруыма ышанычым миңа һәрвакыт эчке ныклык бирә.

Ничек уйлыйсыз, тагын 25 елдан соң җәмәгать юстициясе институты нинди булыр икән?

Җәмәгать юстициясе институтының тагын да җитлеккәнрәк, тотрыклырак һәм хөрмәтлерәк булачагына шигем юк. Гадел хөкемнең ачыклыгын һәм аңлаешлылыгын арттыруга юнәлдерелгән реформалар дәвам итәр дип өметләнәм. Кадрлар тотрыклылыгын һәм һөнәрнең абруен саклап калу бик мөһим. Законга һәм гражданнарның ышанычына хөрмәт - киләчәкнең төп ориентирлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International