Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең авыл җирлекләре башлыкларын министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә чираттагы кабул итү узды. Чарада Әгерҗе, Азнакай, Аксубай һәм Актаныш муниципаль районнарының авыл җирлекләре башлыклары, җирле үзидарә органнарының җаваплы вазыйфаи затлары, шулай ук Министрлык хезмәткәрләре катнашты.
Видеокүпер аша кабул итү барышында җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Альберт Камалетдинов законнардагы җирле үзидарәгә кагылышлы аеруча мөһим үзгәрешләргә күзәтү ясады, шулай ук җирлек башлыкларыннан килгән сорауларга җаваплар бирде.
Җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина башлыкларга актларны муниципаль регистрга җибәрү һәм аларны законнарга туры китерү белән бәйле вәзгыять, шулай ук актларны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгару турында сөйләде.
Территориаль оештыру һәм җирле үзидарә өлкәсендә контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру, административ җаваплылыкка тарту турында беркетмәләр төзү һәм мөлкәти булмаган таләпләр буенча суд карарларын үтәү мәсьәләсенә кагылып узды.
Чара ахырында Мөхәррәм Ибәтов игътибарны муниципаль норматив хокукый актларны вакытында актуальләштерү кирәклегенә юнәлтте. Юстиция министры урынбасары сүзләренчә, “хокукый актлар - хокукый җәмгыятьнең нигезе, ә аны системалаштыру һәм актуальләштерү -гражданнарның хокукларын һәм хокук тәртибен саклауга гарантия”.