ТР Юстиция министрлыгы Тәтеш районында хокукый ярдәм күрсәтү буенча күчмә чара уздырды

2025 елның 10 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Тәтеш муниципаль районында күчмә чара оештырды.

Министрлык вәкилләре муниципалитет белгечләренә муниципаль норматив хокукый актлар регистрын алып бару һәм документларга коррупциягә каршы экспертиза уздыру мәсьәләләре буенча консультацияләр бирделәр. Җирлекләрдән регистрны алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю тәртибенә аерым игътибар бирелде.

2024 ел башыннан 2025 елның сентябренә кадәрге чорда Тәтеш районы Министрлыкка 890 норматив хокукый акт һәм муниципаль регистрга кертү өчен 41 өстәмә мәгълүмат җибәргән.

Эшлекле очрашу кысаларында Юстиция министрлыгы һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре актуаль проблемалар турында фикер алыштылар һәм уртак эшнең нәтиҗәлелеген арттыру юлларын билгеләделәр. Министрлык белгечләре хокукый хезмәттәшлек процессларын оптимальләштерү буенча гамәли киңәшләр бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International