Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Өлкәннәр декадасы кысаларында ветераннарын котлады

2025 елның 15 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында лаеклы ялдагы хезмәттәшләрен котладылар. ТР Юстиция министрлыгында һәркайсы Министрлыкны һәм республиканы торгызуга һәм үстерүгә үз өлешен керткән 24 ветеран исәпләнә. Аларның күбесе бүген дә Министрлык белән элемтәдә тора, һөнәри тәҗрибәләре белән уртаклаша һәм яшь белгечләргә кыйммәтле киңәшләр бирә.

Ветераннарны котлау сүзендә юстиция министры Рөстәм Заһидуллин билгеләп үткәнчә, Халыкара өлкәннәр көне — зирәклек, тәҗрибә һәм чиксез хөрмәт бәйрәме. “Сезгә актив озын гомер, тормышка сүнмәс кызыксыну һәм нык сәламәтлек телим. Һәр яңа көн шатлык китерсен, якыннарыгызның игътибарын һәм кайгыртуын тоеп яшәгез”, - ди министр.

Министрлык коллективы өлкән буынның һөнәри юлы хезмәткә намуслы мөнәсәбәт үрнәге булып торуын ассызыклый. Ветераннарыбызга чын күңелдән рәхмәт белдерәбез, аларга нык сәламәтлек, озын гомер һәм якыннарының күңел җылысын тоеп яшәүләрен телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International