Татарстан халкы хәзер MAX мессенджеры аша табибка языла һәм торак-коммуналь хуҗалык өчен түли ала

2025 елның 15 октябре, чәршәмбе

MAX - чит ил аналогларына альтернатива буларак эшләнгән Россия мессенджеры. Ул хәбәрләр һәм медиафайллар алмашу өчен стандарт функцияләр җыелмасын тәкъдим итә, шулай ук төркемле чатлар һәм видео аша шалтыратулар кебек мөмкинлекләрне үз эченә ала.

MAX үзенчәлеге - кулланучыларның Россия серверларында үзебезнең законнар нигезендә саклана торган мәгълүматларының куркынычсызлыгына һәм конфиденциальлегенә зур игътибар бирү. Мессенджер актив үсә һәм акрынлап кулланучылар базасы да киңәя.

Мессенджерның өстәмә мөмкинлекләре:

 - счетчик күрсәткечләрен бирү;

 - салымнарны һәм дәүләт пошлиналарын түләү;

 - торак-коммуналь хуҗалык һәм газ хезмәтләре өчен түләү;

 - балалар бакчасы өчен түләү;

 - ГАИ штрафларын тикшерү һәм түләү;

 - врачка язылу.

MAX мессенджерыннан ничек файдалана башлау турындагы мәгълүматны сылтама буенча алырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International