Бүген юстиция министры урынбасары Марат Низамиев җитәкчелегендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрен аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.
Аттестацияләнүчеләр арасында республиканың төрле районнарыннан килгән җәмәгать судьялары ярдәмчеләре, суд утырышы секретарьлары, 2 нче разрядлы белгечләр һәм 2 нче разрядлы өлкән белгечләр-канцелярия мөдирләре бар иде.
“Җәмәгать судьяларының суд участокларында эшләү процессуаль законнарны белүне, югары профессионализмны, стресска чыдамлыкны һәм башка бик күп күнекмәләрне күздә тота”, - дип билгеләп үтте Министрлыкның кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы Татьяна Латыева.
Тавыш бирү йомгаклары буенча комиссия карары белән 11 аттестацияләнүче дә дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры килә дип танылдылар.