Татарстан Рәисе Дәүләт Советына юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүне республиканың төп бурычы итеп билгеләде

2025 елның 17 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән чыгыш ясады. Рөстәм Нургали улы үзенең мөрәҗәгатендә хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләре турында кайгырту республика өчен мөһим бурыч булуын ассызыклады. Аның сүзләренчә, геройларны хезмәттән кайткач гражданнар тормышына интеграцияләү һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү системасын үстерү өстенлекле бурычлар булып тора.

Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин республикада хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтүче барлык структураларның нәтиҗәле ведомствоара хезмәттәшлеген берничә мәртәбә билгеләп үтте.

Мондый ярдәмнең конкрет мисалларының берсе - хәрби госпитальдә дәваланучы хәрби хезмәткәрләргә хокукый ярдәм күрсәтү чараларын даими оештыручы Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы эшчәнлеге. Төрле профильле ведомстволар һәм оешмалар вәкилләренең катнашуы әлеге чараларның үзенчәлеге булып тора. Мондый кабул итүләр барышында хәрбиләр хокукый мәсьәләләрнең киң спектры - шул исәптән Россия гражданины паспортын торгызу, акчалата тәэмин ителеш, отпуск бирү һәм инвалидлык рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча да профессиональ аңлатмалар ала.

Юстиция министрында билгеләп үтүләренчә, комплекслы якын килү хәрбиләргә бер урында төрле яклап юридик ярдәм алырга мөмкинлек бирә, бу дәвалану узучы һәм хәрәкәт итү мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен аеруча мөһим.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International