Бүген 15: 00 сәгатьтә “2025 елда җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эше турында” коллегия утырышы узачак.
Көн тәртибендә түбәндәгеләр каралачак:
- 2025 елда җәмәгать судьяларының суд участокларын матди-техник тәэмин итү йомгаклары;
- суд эшләрен цифрлаштыру һәм яңа мәгълүмат системаларын кертү мәсьәләләре, шулай ук кадрлар белән тәэмин итү һәм җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм башкалар.
Чараны турыдан-туры трансляцияләү сайтта һәм безнең “ВКонтакте” битендә булачак. 15:00 дә карагыз!