Азнакай муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау

2025 елның 29 октябре, чәршәмбе

Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эш төркеме 2025 елның 22 октябреннән 24 енә кадәр Азнакай районында хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруны өйрәнде.

Составына төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән эш төркеме әгъзалары хокук бозуларны профилактикалау субъектларының аерым юнәлешләр буенча эшчәнлеге, шул исәптән 2022-2025 елларга Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаларның үтәлеше белән таныштылар.

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов башкарылган эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрде, анда эш төркеме әгъзалары тыңланды. Киңәшмә район башлыгы урынбасары Айдар Хәлиуллин, районның хокук бозуларны профилактикалау субъектлары вәкилләре һәм җирлек башлыклары катнашында узды (видеоэлемтә режимында).


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International