31 октябрь көнне 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Хөкүмәте бергәлегендә түләүсез юридик ярдәм турында сөйләшәчәкбез.
Түләүсез юридик ярдәмнән кемнәр файдалана ала, нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәргә була һәм юристларның ярдәмен ничек алырга - әлеге һәм башка сораулар буенча туры эфирда фикер алышачакбыз.
Эфир кунагы - Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин. Министрга сорауларны трансляция астындагы шәрехләрдә бирергә яки Юстиция министрлыгы почтасына җибәрергә мөмкин. Соравыгызның эфир темасына кагылуын күрсәтергә онытмагыз. Җаваплар эфир вакытында яки аның нәтиҗәләре буенча яңгыраячак.