Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең авыл җирлекләре башлыкларын видео аша кабул иттеләр

2025 елның 29 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең авыл җирлекләре башлыкларын министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә видео аша кабул иттеләр. Чарада Алексеевск, Әлки һәм Апас муниципаль районнары составына керүче авыл җирлекләре башлыклары, җирле үзидарә органнарының җаваплы вазыйфаи затлары, шулай ук Министрлык хезмәткәрләре катнашты.

Видео аша кабул итү барышында җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Альберт Камалетдинов законнардагы җирле үзидарәгә кагылышлы аеруча мөһим үзгәрешләргә күзәтү ясады, шулай ук җирлек башлыкларыннан килгән сорауларга җаваплар бирде.

Җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина башлыкларга актларны муниципаль регистрга җибәрү һәм аларны законнарга туры китерү белән бәйле вәзгыять, шулай ук актларны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгару турында сөйләде.

Территориаль оештыру һәм җирле үзидарә өлкәсендә контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру, административ җаваплылыкка тарту турында беркетмәләр төзү һәм мөлкәти булмаган таләпләр буенча суд карарларын үтәү мәсьәләсенә кагылып узды.

Чара ахырында Мөхәррәм Ибәтов игътибарны муниципаль норматив хокукый актларны вакытында актуальләштерү кирәклегенә юнәлтте. Хокукый актлар - хокукый җәмгыятьнең нигезе, ә аларны системалаштыру һәм актуальләштерү - гражданнарның хокукларын һәм хокук тәртибен үтәү гарантиясе, - диде ул.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International