Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Россия Юстиция министрлыгы начар һава торышы вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерә

2025 елның 22 октябре, чәршәмбе

Республика Юстиция министрлыгы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә һава шартлары кинәт начарайган очракта саклык чаралары кирәклеген искәртә.

Һава торышы начар булган очракта түбәндәге киңәшләр бирелә.

Шәхси автотранспортта йөрүдән тыелырга. Бик кирәк булмаса, автомобильне куркынычсыз урында калдырырга кирәк.

Транспорт чараларын агачлардан һәм көчле җил вакытында зыян күрергә мөмкин булган тотрыксыз конструкцияләрдән ераграк куярга кирәк.

Җәяү йөргәндә реклама щитларын һәм какшаган конструкцияләрне читләтеп үтү, көчле җил-яңгырдан агачлар астына качарга тырышмау мәслихәт.

Турыдан - туры куркыныч янамаса да, гражданнар һава шартлары начарайганда үзләрен саклауның төп принципларын белергә тиешләр”, - дип ассызыклый белгечләр.

Һава шартлары төрле булганда үзеңне саклау кагыйдәләре турында тулырак мәгълүматны карточкаларда карарга мөмкин.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International