Хәзер татарстанлылар җәмәгать судьяларына Россия Дәүләт хезмәтләре аша мөрәҗәгать итә ала

2025 елның 1 ноябре, шимбә

Гражданнарның республика җәмәгать судьяларының суд участоклары белән үзара хезмәттәшлеген гадиләштерү һәм тизләтү өчен Татарстан Юстиция министрлыгы цифрлы проектларны гамәлгә ашыра. Бу хакта юстиция министры Рөстәм Заһидуллин ТР Хөкүмәте бергәлегендә төбәк белән идарә итү үзәге ярдәмендә узган туры эфирда сөйләде.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча республикада быел көздән дәүләт хезмәтләренең федераль системасы белән интеграция гамәлгә ашырылды. Дәүләт хезмәтләре аша суд участокларына документларны 200дән артык татарстанлы тапшырган, дип билгеләп үтте министр.

Моңа кадәр җәмәгать судьяларына документлар тапшыру өчен бер генә электрон мәйданчык – Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары порталы эшли иде, ул 2022 елда эшләтеп җибәрелгәннән бирле аның аша 340 меңнән артык гариза кергән.

Тулырак фоторепортажда.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International