MAX илкүләм мессенджеры Татарстан халкына туганнары һәм дуслары белән аралашу өчен заманча, уңайлы һәм түләүсез элемтә тәкъдим итә. MAXның үзенчәлеге - тулысынча түләүсез аудио-һәм видеошалтыратулар, алар хәтта интернет начар булган урыннарда да эшли, мобиль элемтәдә сизелерлек экономиягә мөмкинлек бирә.
Татарстанда яшәүчеләр ни өчен MAXны сайлый:
- MAXка пенсионерлар, ата-аналар һәм яшьләр арасында ихтыяҗ аеруча зур. Әбиләр һәм бабайлар оныклары белән чикләүләрсез аралаша, ата – аналар - башка шәһәрләрдә укучы балалары белән элемтәдә тора, ә яшүсмерләр -баланс турында уйламыйча, дуслары белән иркенләп аралаша алалар.
- Интернет начар булганда да элемтә сыйфаты югары дәрәҗәдә кала, бу ерак районнарда яшәүчеләр өчен бик мөһим.
- Кушымта “адресларның ак исемлеге” нә кертелгән, бу хәтта челтәргә керү мөмкинлеге чикләгәндә дә тотрыклы эшләүне тәэмин итә.
- MAX ярдәмендә шалтыратып кына калмыйча, табибка язылу, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү, ярдәм тәкъдим итә торган уңайлы чат һәм башкалар кебек өстәмә сервислардан да файдаланырга була.