Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре ял көннәрендә көнкүреш химиясен кулланганда куркынычсызлык чараларын үтәүнең мөһимлеге турында искә төшерәләр.
Гражданнарның игътибарын өй шартларында бәхетсезлек очракларын булдырмаска ярдәм итә торган төп кагыйдәләргә юнәлтик:
- химик матдәләр белән эшләгәндә индивидуаль саклану чараларын кулланырга кирәк;
- көнкүреш химиясен төгәл билгеләнеше буенча кулланырга;
- чистарту чараларын ут чыганаклары янында һәм тәрәзә төбендә сакларга ярамый;
- химик чаралар кулланганнан соң бинаны һичшиксез җилләтергә кирәк;
- көнкүреш химиясенә балаларны якын җибәрмәскә, аларны балалар кулы җитә торган урында сакламаска кирәк;
- җитештерүче инструкциясен үтәү мәҗбүри;
- химик чараларны ризыклар янында сакларга ярамый;
- кулланыр алдыннан чистарту чараларының составын игътибар белән укырга кирәк.
“Әлеге гап-гади саклык чаралары сәламәтлекне һәм йортны мөмкин булган хәвеф-хәтәрләрдән сакларга ярдәм итәчәк”, - дип ассызыкый белгечләр.