Актаныш районында хокук бозуларны профилактикалау эшенә йомгак ясау “Батырлар” республика программасы җиңүчесе катнашында узды

2025 елның 3 ноябре, дүшәмбе

Актаныш районында 2025 елның 28-30 октябрендә хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эш төркеме бу юнәлештә эшне оештыруны комплекслы өйрәнде. Күчмә чарада “Батырлар” республика программасы җиңүчесе Рөстәм Нигъмәтҗанов катнашты.

Составына төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән эш төркеме әгъзалары хокук бозуларны профилактикалау буенча җирле субъектларның эшчәнлеге белән җентекләп таныштылар. Актаныш районында 2023-2026 елларга хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаларның үтәлешенә аерым игътибар бирелде.

Башкарылган эш йомгаклары буенча Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов район башлыгы Ленар Зарипов, Актаныш районы прокуроры Линар Ибраһимов, хокук бозуларны профилактикалау субъектлары вәкилләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәйтелгән киңәшмә үткәрде.

“Хокук бозуларны нәтиҗәле профилактикалау хакимият һәм җәмәгатьчелек бердәм эшләгәндә генә мөмкин. Безнең бурыч - республиканың бөтен территориясендә шундый хезмәттәшлек булдыру”, - дип ассызыклады Мөхәррәм Ибәтов киңәшмә вакытында.

Рөстәм Нигъмәтҗанов Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы оештырган чараларда берничә мәртәбә катнашты инде. Ул аерым билгеләп үткәнчә, Министрлык хезмәткәрләре республиканың муниципаль берәмлекләрендә килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итәргә һәм ярдәм итәргә чын күңелдән әзер торалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International