Татарстан Республикасы юстиция министры суд системасы хезмәткәрләрен яңа һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2025 елның 5 ноябре, чәршәмбе

Хөрмәтле судьялар, суд аппаратлары хезмәткәрләре һәм суд системасына катнашы булганнар!

Бүген, 2025 елның 5 ноябрендә, без беренче тапкыр яңа дәүләт бәйрәмен – Суд хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәбез. Бу дата очраклы гына сайланмаган - ул Петр I нең Россиядә гадел һәм ачык суд эшчәнлегенә нигез салган тарихи Указы белән бәйле.

Өч гасыр узуга карамастан да бу принциплар какшамас булып кала. Цифрлы технологияләр кертү, гадел хөкем итүгә мөмкинлекләрне арттыру, суд процессларының ачыклыгын тәэмин итү республиканың хокукый өлкәсен үстерүдә өстенлекле юнәлеш һәм социаль тотрыклылык нигезе булып тора.

Законнарның катгый формулировкалары артында һәрвакыт конкрет язмышлар тора. Сезнең эшегез тирән белем генә түгел, ә югары әхлакый сыйфатлар – намуслылык, гаделлек, кешелеклелекне таләп итә.

Бәйрәм көнендә сезгә карарлар кабул итүдә зирәклек, закон һәм гаделлек принципларына тугры калуыгызны телим!

Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, һөнәри уңышлар һәм иминлек юлдаш булсын!

Хөрмәт белән,

 Татарстан Республикасы

юстиция министры

Р. И. Заһидуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International