Министрның Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлавы

2025 елның 6 ноябре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле республика халкы! Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!

Конституция кабул ителү Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше, милләтара һәм конфессияара татулыкны саклау өчен ныклы нигез булып, республика тарихында яңа чор башлануын билгеләде. Төп законга салынган принциплар мәдәни традицияләрнең дәвамчанлыгын ныгытырга, җәмгыять белән дәүләтнең нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирде.

Бу бәйрәм көнендә сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, күңел җылысы һәм иминлек телим!

Татарстан Республикасы юстиция министры

  Р. И. Заһидуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International