“Батырлар” республика программасы җиңүчеләре Рөстәм Нигъмәтҗанов һәм Максим Лядов махсус хәрби операция уздыру зонасында булдылар. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына беркетелгән Рөстәм Нигъмәтҗанов сугышчыларга республика юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм Министрлык коллективы ярдәмендә җыелган матди-техник чараларны тапшырды.
Сәфәр вакытында программа җиңүчеләре “Святой Георгий” ирекле разведка-штурм бригадасы командиры Эдуард Шәрәфиев белән очраштылар. Очрашу барышында бүлекчәнең агымдагы ихтыяҗлары турында фикер алыштылар.
“Эдуардның профессиональлеге һәм зур тәҗрибәсе коллективның бердәмлеген тәэмин итүдә һәм куелган бурычларны сыйфатлы үтәүдә зур ярдәм. Безнең яктан фронт өчен ярдәм оештыруда мөмкин булганның барысын да эшләячәкбез”, - диде Рөстәм Нигъмәтҗанов.
Максим Лядовның кураторы - Татарстанның Югары Ослан районы башлыгы Евгений Варакин. Районнан һәм битараф булмаган кешеләрдән Максим Лядов матди-техник чаралар, автомобиль, шулай ук сугышчыларга сый-нигъмәтләр тапшырды.
“Ярдәм иткән өчен барыгызга да ихлас рәхмәтебезне белдерәбез!”,- диде “Святой Георгий” бригадасы командиры Эдуард Шәрәфиев.