Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Марат Низамиев һәм җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы Ленар Гайниев эш визиты белән Чистай һәм Лаеш шәһәрләрендә җәмәгать судьяларының суд участокларында булдылар.
Татарстан Республикасы җәмәгать юстициясенең 25 еллыгын бәйрәм итү кысаларында министр урынбасары җәмәгать судьялары аппаратларының һөнәри эшчәнлекләренең шактый өлешен республиканың суд системасына багышлаган хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.
“Чирек гасыр эчендә җәмәгать судьялары үзләренең нәтиҗәлелеген һәм кирәклеген исбатладылар, республика гадел хөкем системасының аерылгысыз өлешенә әверелделәр”, - диде Марат Фәрит улы, хезмәттәшләрен котлап.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу елның октябрендә Чистайда кадрлар үзгәреше булды: 3 нче суд участогы җәмәгать судьясы ярдәмчесе 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы вазыйфасына билгеләнде.
Хезмәттәшләребезне чын күңелдән котлыйбыз!