Юстиция министрлыгында Татарстанның дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләре стажировка үтте

2025 елның 21 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстанның дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләре “Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза. Норматив хокукый актлар проектларын эшләү” темасына ике көнлек стажировка уздылар.

Стажировканың максаты - норматив хокукый актлар проектларының һәм нормалар иҗат итү эшчәнлегенең сыйфатын күтәрүгә ярдәм итә торган белем һәм күнекмәләр алу.

Стажировканы Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының “ИТ-парк” югары технологияләр өлкәсе технопаркы» ДАУ, “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Совет районы администрациясе” МКУ, Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты, Кама Тамагы Советы Аппараты структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре үтте.

Стажировканы ябуда юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры урынбасары Наталья Аксенова, шулай ук Министрлыкның структур бүлекчәләре башлыклары катнашты.

Чарага йомгак ясап, юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов: “Стажировка белгечнең һөнәри яктан ныгуында мөһим этап булып тора: ул юридик белемнәрне киңәйтүгә һәм күнекмәләрне үстерүгә генә түгел, ә иҗтимагый ихтыяҗларны аңларга һәм потенциаль коррупция куркынычларын ачыкларга да ярдәм итә”, - дип ассызыклады.

Чара азагында стажерларга тиешле үрнәктәге таныклыклар тапшырдылар һәм алган белемнәрен нәтиҗәле куллануларын теләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International