Татарстанның Балтач районында хокук бозуларны профилактикалау торышы өйрәнелде

2025 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясе эшче төркеме 2025 елның 25-26 ноябрендә Балтач муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруны өйрәнде. Составына төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән эшче төркем әгъзалары хокук бозуларны профилактикалау субъектларының аерым юнәлешләр буенча эшчәнлеге, шул исәптән 2022-2025 елларга Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаларның үтәлеше белән таныштылар.

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов башкарылган эш нәтиҗәләре буенча киңәйтелгән киңәшмә үткәрде, анда эш төркеме әгъзалары тыңланды. Киңәшмә район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район прокуроры урынбасары Рамил Зәйнетдинов, районның хокук бозуларны профилактикалау субъектлары вәкилләре һәм җирлек башлыклары катнашында узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International