Инвалидлар декадасы кысаларында татарстанлыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәкләр

2025 елның 28 ноябре, җомга

Быел, 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көне кысаларында Татарстанда республика халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча 9 төрле чара планлаштырылган. Барлык чаралар да “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы кысаларында оештырыла.

“Инвалид балаларга медицина реабилитациясе һәм аларны шифаханә-курортта дәвалау, инвалид баланы махсуслаштырылган мәгариф оешмасына билгеләү һәм башка мәсьәләләр буенча түләүсез юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин, - диделәр республика Юстиция министрлыгында.

Чараларда Татарстан Дәүләт юридик бюросы хезмәткәрләре, профильле министрлыклардан, федераль һәм күзәтчелек органнарыннан юристлар катнашачак.

Чараларның тулы планы белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин. Планда консультацияләрне үткәрү даталары, вакыты һәм урыннары турында белешмәләр, шулай ук өстәмә сораулар өчен телефоннар бирелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International