Казанда Халыкара инвалидлар көненә багышлап түләүсез юридик ярдәм күрсәтү оештырыла

2025 елның 1 декабре, дүшәмбе

Республикада  1-10 декабрь көннәрендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган инвалидлар декадасы уза. Ункөнлек кысаларында 2 декабрьдә 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр татарстанлыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк. Түләүсез хокукый консультацияләр Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында узачак.

Чараны республиканың Юстиция министрлыгы оештыра. Гражданнарга федераль һәм республика башкарма хакимият органнарының территориаль органнары, прокуратура, Дәүләт юридик бюросы вәкилләре, шулай ук адвокат һәм нотариус консультация бирәчәк.

Татарстанлылар башкарма производство, хезмәт законнары, пенсия, медицина һәм социаль тәэмин итү мәсьәләләре буенча консультацияләр ала алачаклар.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү безнең эшнең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Чара барышында махсус хәрби операциядә катнашып инвалид калганнарга аерым игътибар биреләчәк.

Консультация алу өчен үзең белән паспорт һәм сорауга кагылышлы документлар алырга киңәш ителә. Кабул итү тере чират тәртибендә барачак, катнашу түләүсез.

Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты (Казан, Павлюхин ур., 57) 10:00 – 13:00 сәгатьләрдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International