Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында коррупциягә каршы көрәш программасына йомгак ясадылар

2025 елның 16 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында узган киңәшмәдә 2025 елның узган чорында “Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасын үтәүгә арадаш йомгаклар ясалды.

Программаның 20 төп күрсәткеченнән 12се тулысынча үтәлгәнлеге, тагын 8 күрсәткеч үтәлү стадиясендә икәнлеге билгеле булды.

Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү коррупциягә каршы сәясәтнең мөһим инструментларының берсе булып кала. Хисап чорында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы аша коррупция күренешләре турында 32 мөрәҗәгать кергән. Гаризаларны анализлау күрсәткәнчә, иң күп шикаятьләр торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә һәм җир белән алыш – бирешләргә кагыла - һәр категориядә 8әр мөрәҗәгать исәпкә алынган.

Норматив-хокукый документларда коррупциоген факторларны профилактикалау өлкәсендә шактый эш башкарылды. 2025 елның 9 аенда 1 617 норматив хокукый акт проектына, 15 671 муниципаль норматив хокукый акт проектына коррупциягә каршы экспертиза үткәрелгән.

Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, әлеге юнәлешнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы базасында норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза буенча махсуслаштырылган стажировка мәйданчыгы эшли. Хисап чорында дәүләт хезмәткәре һәм муниципаль хезмәткәр арасыннан 26 кеше әлеге программа буенча белем алган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International