Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мьянма финанс һәм керемнәр министры Кан Зо әфәнде һәм Мьянма сәнәгать һәм кече һәм урта бизнесны үстерү министры Чарли Тан әфәнде белән очрашты. Очрашу “Россия-Ислам дөньясы: KazanForum” Халыкара икътисадый форум кысаларында узды. Анда шулай ук республиканың юстиция министры Рөстәм Заһидуллин да катнашты.
Татарстанда кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов аларга форумга игътибарлары һәм анда катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
“Татарстан шулай ук Россия-Мьянма мөнәсәбәтләре кысаларында Сезнең ил белән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Безнең товар әйләнешен алга таба арттыру һәм тулаем багланышлар өчен яхшы мөмкинлекләребез бар”.
——
ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары буенча