2010 елның 1 гыйнварыннан соң Россиядә үлем җәзасын билгеләү мөмкин булмаячак

2009 елның 21 ноябре, шимбә
2009 елның 19 ноябрендә РФ Конституция Суды 2010 елның 1 гыйнварыннан соң Россиядә үлем җәзасын билгеләү мөмкин түгел дип таныды.
Мәсьәлә тарихы
2009 елның 29 октябрендә РФ Конституция судына 1999 елның 2 февралендәге 3-К номерлы РФ Конституция Суды Карарының резолютив өлешендәге 5 пунктын рәсми аңлату турында Югары Суд ходатайствосы килде. Ул 2010 елның 1 гыйнварыннан алып Россиядә үлем җәзасы билгеләнә алмау мәсьәләсенә кагыла. Куелган мәсьәләнең кичектергесез һәм гадәттән тыш булуы белән бәйле рәвештә әлеге ходатайство чиратсыз тәртиптә карап тикшерелде. Эшне тыңлау 2009 елның 9 ноябрендә ачык пленар утырышта узды.
Суд позициясе
1999 елның 2 февралендә РФ Конституция Суды карар биргәнчә, бөтен Россия Федерациясе территориясендә присяжныйлар судын булганчыга кадәр үлем җәзасы билгеләнергә мөмкин түгел. Конституция Суды РФ Конституциясенең 20 статьясы (2 бүлек) нигезендә үлем җәзасы вакытлыча һәм җәзаның искәрмә рәвешендәге чарасы булын раслый. Моннан тыш яшәү өчен хокук РФ халыкара килешүләре нигезләмәләрен, шулай ук халыкара хокукның гомуми хупланган принципларын һәм нормаларын исәпкә алып гамәлгә ашырылырга тиеш. Шуңа күрә РФ Конституция Судының үлем җәзасын булдырмау мәсьәләсе присяжныйлар судын булдыру срокларыннан арттырмый торган сроклар эчендә хәл ителәчәгенә төпле нигезе булды. 
Россия Федерациясе үтерү карарларын башкаруга җиткерү өчен мораторийлар билгеләргә һәм үлем җәзасын бетерү буенча башка чаралар күрергә ниятли. Бу ният аны Европа Советына чакыру өчен бердәнбер гамәли нигез булды. Үлем җәзасын бетерүгә кагылучы кеше хокукларын яклау һәм төп ирекләр турындагы Конвенциягә 6 нчы номерлы Протоколны ратификацияләү ниятен кертеп Россия Европа Советы әгъзасы булды. Россия чагылдырган бу һәм башка ниятләр Европа Советы тарафыннан карап тикшерелә.
Россия Федерациясе аның катнашучысы булырга теләмәве турындагы ниятен рәсми чагылдырганчыга кадәр 6 нчы номерлы Протокол эчтәлегенә каршы килүче гамәлләрне кабул итмәскә тиеш. Шуңа күрә Россия 1997 елның 16 апреленнән алып үлем җәзасын билгели дә аны башкара да алмый. 6 нчы номерлы Протоколны ратификацияләү белән бер үк вакытта җинаять законнарына һәм җинаять-процессуаль законнарга үлем җәзасын бетерү белән бәйле рәвештә тиешле үзгәрешләр кертелергә тиеш.
Россия Федерациясендә 10 ел буе үлем җәзасына комплекслы мораторий гамәлдә. Шушы вакыт эчендә үлем җәзасына булдырмау өчен хокукларның нигезле гарантияләре барлыкка килде һәм легитим конституцион-хокукый режим булдырылды. Аның кысаларында – Россиянең үзенә алган халыкара-хокукый тенденцияләрен һәм бурычларын исәпкә алып кайтма процесс бара.
2010 елның 1 гыйнварында Россия Федерациясе территориясендә присяжныйлар судын булдыру үлем җәзасын билгеләү мөмкинлеген барлыкка китермәячәк.
 
www.Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International