2016 елның 17 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Дәүләт Советында җәмәгать судьяларын истәлекле вакыйга - Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары таныклыклары тапшырылу белән котлады.
Тантананы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Ю.З.Камалтынов ачты һәм Татарстанның төрле суд участокларын тәкъдим итүче 10 җәмәгать судьясына таныклыклар тапшырды. Аларның дүртесе беренче тапкыр җәмәгать судьялары булдылар.
Тантанада Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе И.И.Гилазов, Суд департаментының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы урынбасары Р.М.Рамазанов катнаштылар.
Таныклыклар алган җәмәгать судьяларына үз вәкаләтләреннән акыл белән, җаваплы һәм сыйфатлы рәвештә файдалансыннар иде дигән теләкләр җиткерделәр.