Видеороликлар конкурсына нәтиҗәләр ясалды

2016 елның 18 ноябре, җомга

2016 елның 18 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин “Казан дәүләт яшь тамашачы театрында” республиканың өченче “Ребенок в мире прав” - “Бала хокук даирәсендә” мәгълүмати- социаль видеороликлар конкурсында катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.

Конкурсның төп максатлары - җәмәгатьчелекнең игътибарын хокукый культураны үстерүнең актуаль мәсьәләләренә җәлеп итү, җәмәгатьчелек тарафыннан хокукый кагыйдәләрне һәм нормаларны тотрыклы позитив кабул итүгә ирешү, җәмәгатьчелекнең игътибарын хокукый нигезләмәләрне ирекле рәвештә үтәү һәм башкару принципларына тотрыклы позитив караш формалаштыру кирәклегенә, талантлы яшьләрне эзләп табуга һәм үстерүгә, медиабергәлекләр һәм медиаиҗат эчтәлеген, формаларын һәм методларын камилләштерү.

Чара Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, “Татмедиа” республика басма һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы катнашында һәм шулар ярдәме белән уздырылды .

Бүләкләү тантанасында 10 ролик-җиңүченең һәрберсе  дипломнар һәм 20 000 сум (егерме мең) күләмендә  акчалата премия белән, тамашачылар симпатиясе призына ия булучы - диплом һәм 10 000 сум (ун мең) күләмендәге акчалата премия белән бүләкләнде.

Җиңүчеләр арасына кермәгән, жюри тарафыннан билгеләнгән 9 эш исә катнашучылар таныклыклары һәм Конкурс жюрие әгъзаларының махсус призлары белән бүләкләнделәр.

Җиңүчеләр

1.     Гарифуллин Инсаф Рамил улы - Арча муниципаль районының Иске Чүриле урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы;

2.     Сәләхетдинова Ләйсән Илсур кызы, Хәбирова Ольга Рөстәм кызы - Алабуга шәһәренең 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе, “Демократик Республика” ДОО;

3. Әхмәтҗанов Адель Рамил улы - Тәтештә Советлар Союзы Герое Ханжа Павел Семенович исемендәге 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучысы, Карабанов Александр Валерьевич - “ТетюшиМедиа” операторы,  “Балалар сөйли” рубрикасы;

4. Шаһиева Рузалина Раушан кызы - “ЭХО” ШТВ җитәкчесе, видеролик авторы, Түбән Мактама 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы;

5. Астафьев Олег  Валерьевич, Баратолиева Лола Сиявушовна, Воробьев Руслан Олегович,  Галимов Даниил Эдуардович,  Горячкина Алина Евгеньевна,  Медведева Радмила Магомедовна, Турица Анжелика Олеговна, Хафизова Эльвира Рамил кызы,  Эргашев Амир Бахтиёрович, Яшина Валерия Денисовна - Әлмәт муниципаль районының “Спартак” яшүсмерләр клубы каршындагы “Ассорти” театраль-музыкаль студиясе;   

6. Әхмәтҗанов Илдан  Илдус улы - Ютазы районы Урыссу 2 нче мәктәбенең 8 сыйныф укучысы;

7. Тюрин Данила  Денисович, Болотнов Павел Сергеевич - Казан шәһәре Вахитов районының “1 нче мәктәп”нең”Глобус” балалар мәктәп видеостудиясе,  Нуретдинова Фирүзә Дамир кызы - педагог-организатор, Булатова Наталья Сергеевна - проект җитәкчесе;

8. Әхмәтҗанова Айзана  Илдус кызы - Ютазы районы Урыссу гимназиясенең 3 сыйныф укучысы;

9. Макарова Лилия  Геннадиевна, Зәй районы;

10. Мөбәрәкшин Рамиль Рәшит улы, Казан.

Тамашачылар симпатиясе призларына Казан шәһәре Мәскәү районының 34 нче урта гомуми белем бирү татар-рус мәктәбе укучылары: Ваһапова Алсу Азат кызы, Заһидуллин Рамиль Марат улы, Зиннәтуллина Рената Илнар кызы, Маркина Полина Евгеньевна, Белова Екатерина Константиновна, Галиева Алинә Айрат кызы, Емелин Игорь Олегович ия булдылар.

Җитәкчеләре - Рәхмәтуллина Линуза Ленар кызы, Емелина Мария Владимировна.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International