ТАССР юстиция министры А.Г.Таҗетдинов истәлегенә турнир турында

2016 елның 21 ноябре, дүшәмбе

2016 елның 19 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов комплекслы күп төр көрәш буенча ТАССР юстиция министры А.Г.Таҗетдинов истәлегенә багышланган Бөтенроссия турниры ачылышында катнашты.

Ярышларда 13 команда һәм 110нан артык катнашучы – Россия СПФХ, Россия ҖҮФХ, Панкратион федерациясе, Комплекслы күп төр көрәш федерациясе, Муай Тай боксы, яшүсмерләр спорт клублары әгъзалары катнашты.

РФ Юстиция министрлыгындагы ведомство командалары арасында беренче урынны Россия СПФХнең Татарстан Республикасы идарәсе командасы алды. Икенче һәм өченче урыннарны Россия СПФХнең Марий-Эл идарәсе командасы һәм Россия ҖҮФХнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе командалары бүлеште.

Яшьләр командалары арасында Панкратион федерациясеннән 1 нче команда спортчылары җиңүче булдылар. РФ Юстиция министрлыгына карамый торган командалар арасында беренче урынны Марий-Эл Республикасының бөтен стильләрдәге сугышчан сәнгать федерациясе командасы алды.

Җиңүчеләргә Кубоклар һәм кыйммәтле бүләкләр бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International