Квалификация күтәрү курслары ачылышы

2016 елның 21 ноябре, дүшәмбе

2016 елның 21 ноябрендә Татарстан Республикасының җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре өчен квалификация күтәрү курслары ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Воробьёв белемнәрен күтәрүчеләргә сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Белем күтәрү курслары “Россия дәүләт гадел хөкем университеты” федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесендә узачак, анда 17 җәмәгать судьясы һәм аларның аппаратларындагы 42 хезмәткәр белемнәрен күтәрәчәкләр.

Аттестацияләүне уңышлы узучыларга кыска вакытлы курсларны тәмамлаулары турында таныклыклар тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International