Экспертлар конкурсы җиңүчеләре ачыкланды

2016 елның 23 ноябре, чәршәмбе

2016 елның 18 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү буенча экспертларның ел сен уздырыла торган республика конкурсын уздыру буенча конкурс комиссиясенең йомгаклау утырышы булды.

Конкурста катнашу өчен коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү вәкаләтләре булган бәйсез экспертлардан 18 гариза кергән иде. Аларны карау нәтиҗәләре буенча 2016 елда конкурс җиңүчесе һәм призерлар билгеле булды.

Конкурс җиңүчесе булып Бикеев Игорь Измаилович танылды – 1 нче урын,  призерлар исә Никитин Сергей Геннадиевич – 2 нче урын, Хәмидуллина Гөлназ Мөнир кызы –  2 нче урын, Епихин Александр Юрьевич – 3 нче урын, Никитин Андрей Геннадьевич – 3 нче урын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International