2016 елның 24 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәтенең Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында вакантлы вазыйфаларны биләү буенча конкурс үткәрелде.
Конкурста 16 кеше катнашты.
Комиссия карары белән конкурс җиңүчеләре дип танылдылар:
Якупова Татьяна Андреевна Казан шәһәре Совет суд районы буенча 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты вазыйфасына;
Галактионова Ангелина Олеговна Татарстан Республикасы Тукай суд районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Газизова Ирина Николаевна Татарстан Республикасы Лениногорск суд районы буенча 3 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Шумилова Ирина Ильинична Татарстан Республикасы Чаллы суд районы буенча 18 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Сәләхиева Сиринә Фәнил кызы Казан шәһәре Идел буе суд районы буенча 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Дәүләтшина Оксана Владимировна Казан шәһәре Идел буе суд районы буенча 7 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Гомәрова Нәркис Нәсим кызы Казан шәһәре Совет суд районы буенча 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Җиһангирова Гөлсинә Җиһангәрәй кызы 2 разрядлы өлкән белгеч - Татарстан Республикасы Спас суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе киңәшчесе М.Х.Вафин һәм А.Н.Туполев исемендәге КФТМУ “ЭКОП”МҮ - КАИ доценты В.А.Гуревич катнаштылар.