Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышында

2016 елның 28 ноябре, дүшәмбе

2016 елның 24 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы А.В.Воробёьв, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Р.Р.НәбиуллинТатарстан Республикасы Судьялар советы утырышында катнашты. Утырыш Татарстан Республикасы Югары Суды Президиумы залында Р.А.Шәрифуллин җитәкчелегендә узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе И.И.Гилазов, Суд департаментының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы З.М.Салиховһәм башка чакырылган затлар катнашты.

Утырышта Татарстан Республикасы судъяларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирүләренең тулылыгы һәм дөреслеккә туы килүен тикшерү йомгаклары, шулай ук судьяларны, судлар аппаратлары хезмәткәрләрен, аларның гаилә әгъзаларын социаль яклау мәсьәләләре каралды.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрен социаль яклау буенча алып барыла торган эшләр турында кыскача доклад белән А.В.Воробьёв чыгыш ясады.

Утырыш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Судьялар советы тиешле карар кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International